Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 30 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17-19 сентябрьдә Яр Чаллы сайлау участокларында гриппка каршы һәм COVID-19дан вакцинация пунктлары оештырылды.

Мобиль пунктларның эш графигы:

17 сентябрь – 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;

18 сентябрь – 08:00дән 18:00гә кадәр;

19 сентябрь – 08:00дән 18:00гә кадәр.

Монда вакцинацияне теләгән һәркем үтә ала. Моның өчен үзең белән паспорт һәм СНИЛС булуы кирәк.

Шунда ук вакцинация алдыннан медицина тикшерүе оештырыла. Әгәр дәваның ярамау очраклары юк икән, грипптан яки COVID-19дан прививка ясатырга була.

7 нче шәһәр поликлиникасы күчмә мобиль бригадасы 33 һәм 49 нчы мәктәпләрдә урнашкан сайлау участокларында эшли. Беренче ярты сәгать эчендә биредә 5 кеше прививка ясаткан.

Җомга, 17 сентябрь 2021, 16:21