Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 30 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар 10 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 400 залында узачак.

Шәһәр Советының 2021 елның 4 августындагы 8/7 номерлы карары белән шәһәр Уставына 10 үзгәреш кертү тәкъдим ителә. Үзгәрешләр проекты белән тулырак биредә танышырга мөмкин. Документны актуальләштерү республика һәм федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле.

Ачык тыңлауларда 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала.

Тәкъдим ителә торган проектка тәкъдимнәр 08.09.2021 кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 407 нче кабинет - Шәһәр Советы (элемтә өчен телефоннар: 30-55-93; 30-59-02 e-mail: gorsovet.nabchelny@tatar.ru) язма рәвештә шәһәр Уставына кертү өчен тәкъдим ителә торган үзгәрешләрнең чагыштырма таблицасы нигезендә.

Әйтергә кирәк, Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр Шәһәр Советы карары проектын гомуми утырышта раслаганнан һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә керә.

Җомга, 3 сентябрь 2021, 15:20