Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 30 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Проектта Яр Чаллының 11 мәдәният учреждениесе катнаша: Орган залы, «КАМАЗ» мәдәният йорты, «Болгар» бию театры, «Энергетик» мәдәният йорты, Игорь Лерманның камера оркестры, Яр Чаллы картиналар галереясе, «Визит» джаз оркестры, Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Мастеровые» рус драма театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры, А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» дигән яңа мәдәни программа старт алды. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшь кешеләр театрларга, музейларга һәм концерт залларына билетларны дәүләт хисабына сатып ала алачак.

«Пушкин картасы» - яшьләр өчен махсус банк картасы, аның ярдәмендә мәдәни чараларга билетлар сатып алганда гына түләргә мөмкин булачак. Мондый карталар хисабына акчаны дәүләт җибәрәчәк. 2021 елда һәр картага 3әр мең сум күчереләчәк. Киләсе елда әлеге сумманы арттырырга планлаштыралар.

Картаны рәсмиләштерү өчен гаризаны 1 сентябрьдән Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә мөмкин.

Яңа проектны гамәлгә кертү турында Владимир Путин 2021 елның 30 июнендә туры линия вакытында игълан итте. Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә яшьләргә мәдәни учреждениеләргә дәүләт хисабына бару мөмкинлеге бирәчәк механизмны эшләргә кушты.

Җомга, 3 сентябрь 2021, 12:04