Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Өлкән буын декадасы кысаларында «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгендә мәдәният өлкәсе ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм кунакларын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, мәдәният һәм сәнгать ветераннары берлеге рәисе Татьяна Позднева котлады. Юбиляр-ветераннар Яр Чаллы шәһәренең мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
«Җиңү яшьтәшләре» номинациясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе дипломнары белән Яр Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм сәнгать ветераннары Берлеге» ветеран-китапханәчеләре секциясе җитәкчесе Зинаида Шевченко, Яр Чаллы шәһәренең мәдәният тармагы ветераны Алла Памфилова бүләкләнде.

Ветераннар өчен иҗат коллективларының концерт программасы әзерләнгән.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 09:40