20 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында Татарстан
Республикасы фин-угор халыкларының "Без бер агач тармаклары" төбәк
фестивале узачак.
Фестиваль программасында – Татарстан, Удмуртия
Республикасы, Марий Эл Республикасы фольклор ансамбльләре чыгышы каралган, алар
тамашачыларны җыр һәм бию культурасы, мордва, мари һәм удмурт
халыкларының традицион йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачак.
Халык этник колориты булган сувенир продукция күргәзмәсе һәм сату,
призлар уйнату, азык-төлек продуктлары сату оештырылачак.
Фестиваль кунаклары – Удмуртия Республикасыннан «Айкай» дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Мари Эл Республикасыннан дәүләт филармониясе бию ансамбле, Мордовия Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасы этник музыка башкаручылары.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 08:21