Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын телефон аша котлады. Ул ветераннарга 75 ел элек күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде. Беренче шалтыратуларны мэр «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында ясады.
«Мин сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Барлык чаллылылар исеменнән сезгә безнең өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, иң изге теләкләрем. Туган-тумачаларыгызга, якыннарыгызга шатлык-куанычлар гына китереп яшәгез. Озын гомер сезгә. Сезнең шатлыклы тавышыгыз безне яңа эшләргә рухландыра. Җиңү көне белән!», - дип теләде сугыш ветераны Александр Бурковка Наил Мәһдиев.



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 9 май 2020, 12:16