Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Бүген Җиңү паркында «Кышкы уеннар» дип исемләнгән күңел ачу программасы узды. Балалар әти-әниләре белән спорт бәйгеләрендә һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, аларда җитезлек, төгәллек, көч һәм зирәклек күрсәтергә кирәк иде. Чаллылылар өчен уен мәйданчыкларын "Заман" яшьләр үзәге, "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клубы үзәге, Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сарае хезмәткәрләре оештырды. Конкурсларда «Яшьлек», «Гармония», «Ал җилкән» яшүсмерләр-яшьләр клублары, шулай ук 15,19,24,32 мәктәп, 77нче гимназия укучылары катнашты. Уен программасы нәтиҗәләре буенча иң актив һәм җитез катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Уеннарда барлыгы 232 кеше көч сынашты.

Шимбә, 4 гыйнвар 2020, 19:53