Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең дүрт мәйданчыгында – Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром, «Южный» агросәнәгать паркы һәм «Энергетик» мәдәният сарае территориясендә уза.

«Энергетик» мәдәният сарае территориясендә Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре катнашында махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган, анда балык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, шулай ук башка төрле продукция тәкъдим ителгән. Сәүдә урыннары Яңа ел тематикасында бизәлгән.

Ярминкә мәйданнарына 24,4 млн сумлык 223 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ярминкә мәйданчыкларында аеруча җанлылык һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Чаллы халкы сыер, дуңгыз, үрдәк, каз ите, яшелчә, йомырка һәм башка продукция сатып алды.

Ярминкә мәйданчыкларында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев булды. Киләсе ярминкәләр 28 һәм 29 декабрьдә расланган өч ярминкә мәйданчыгында узачак.

Шимбә, 21 декабрь 2019, 14:57