Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате буенча республика олимпиадасы кысаларында «Сызымнар турниры» конкурс сынавы узды. Олимпиада Татарстан Республикасы балалар сәнгать мәктәпләре һәм сәнгать бүлекләрендә шөгыльләнүче укучыларны рәсем буенча әзерләү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Чарада Әлмәт, Кукмара, Түбән Кама, Саба районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 11-17 яшьлек укучылар көч сынашты. Конкурсантлар кеше фигурасы, хайваннар, көнкүреш предметлары темалары буенча иҗади эш башкардылар.

Шимбә, 8 декабрь 2018, 12:10