Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллылылар Татарстан Республикасы WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» чемпионатының региональ этабында 32 медальгә ия булдылар. Автокаладан килгән профессионаллар 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр 19 алтын, җиде көмеш һәм алты бронза медаль яуладылар. Чемпионат кысаларында ярышлар 128 компетенция буенча республиканың 37 ярыш мәйданчыгында 14-23 ноябрьдә узды, анда 958 конкурсант һәм 997 эксперт катнашты. Яр Чаллы чемпионатны уздыру мәйданчыкларының берсе булды. Яр Чаллы политехник көллияте базасында «Металл конструкцияләр җитештерү» һәм «Производствода команда эше» компетенцияләре буенча ярышлар узды, анда Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Яшел Үзәннән профессионаллар ярышты.

Яр Чаллы политехник көллияте 2013 елдан WorldSkills International дөньякүләм стандартлары буенча конкурс хәрәкәтенә кертелде. Биш ел эчендә көллият студентлары WorldSkills форматындагы региональ, милли һәм халыкара һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр, талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча премия лауреатлары булдылар.

WorldSkills стандартларына һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты 2019 елның маенда Казанда узачак.

Сишәмбе, 27 ноябрь 2018, 11:03