Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

3 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында иҗади очрашу узачак. Проектның спикеры event-Татар Production агентлыгына, КВН Юниор-лигасына һәм Яр Чаллы шәһәренең Кама лигасына нигез салучы Рамил Әгъдиев булачак. Ул үз проектлары, планнары турында сөйләячәк, шулай ук аудиторияне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кунаклар» проектының төп максаты – Яр Чаллы яшьләренең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын төрле яклап үстерү, камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру.

Сишәмбе, 27 ноябрь 2018, 14:00