15 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Фәнни-тикшеренү өчен теманы ничек дөрес сайларга» дигән мастер-класс узачак. Чара шәһәрнең һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча иң яхшы тикшеренү эшенә конкурс алдыннан үткәрелә.
Мастер-класста түбәндәге аспектлар каралачак: мәгълүмат эзләү; проблемалар һәм темалар сайлау; тикшеренү эше темасының дөрес формулировкасы. Мастер-классны «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлары һәм аспирантлары» муниципаль белем бирү учреждениесе рәисе, КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты аспиранты Елена Рассолова үткәрә. Чара шәһәрнең һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары өчен үткәрелә.
Чара турында өстәмә мәгълүматны 8(917) 921-59-83 телефоны буенча һәм электрон почта аша алырга мөмкин: moluchandco@gmail.com.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 09:07