Яр Чаллыда совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 74 ел тулуга багышланган «Хыялым корабы» шәһәркүләм рәсем конкурсы узды. Анда шәһәр мәктәпләренең яшь армия отрядлары вәкилләре катнашты. Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелде: кече мәктәп яше - 10-12 яшь, өлкән мәктәп яше - 13-16 яшь. Рәсем бәйгесенә 21 эш кабул ителде, конкурс нәтиҗәләре буенча шулар арасыннан иң яхшы 15 эш сайлап алынды.
10-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Рания Мөгаллимова (55 нче мәктәп), 2 урынны Полина Гаврилова (44 нче мәктәп) яулады. 13-16 яшьлекләр категориясендә беренче урынны Валерия Сафина (48 нче мәктәп) рәсеме алды, икенче урында - Екатерина Иванова һәм Елизавета Сергеева (1 нче мәктәп). 3 урынга Рәзилә Гыйльметдинова (2нче гимназия) чыкты.
Конкурс патриотизм, тынычлык, туган-тумачаларга һәм якыннарга мәхәббәт идеяләрен пропагандалау, актив тормыш позициясе формалаштыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә шәхеснең патриотик һәм гражданлык сыйфатларын пропагандалау белән үткәрелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 ноябрь 2018, 11:04