«Сәламәт принцип» проектының икенче конкурс этабы - «Сәламәт аккаунт» блогы старт алды. Конкурс сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында интернет-көндәлек булып тора. Чара «Сәламәт принцип «Профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында уза, анда 22 команда – шәһәр мәктәпләре, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары катнаша.
Конкурс шартлары буенча 2018 елның 1 ноябреннән декабрь ахырына кадәр һәр атна саен катнашучылар «Instagram» социаль челтәрендә кимендә ике язма бастыра. Блог алып бару буенча киңәшләр белән биредә танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 12:12