Бүген Чаллыда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 28 млн сумнан артык күләмдә 1670 тоннадан артык продукция китерелде.
Ярминкәдә Актаныш, Тукай, Мөслим муниципаль районнары җитештерүчеләре, шулай ук Татарстанның эшкәртү предприятиеләре һәм фермерлары катнашты. Ярминкә мәйданчыкларында «Татагролизинг» АҖ сату һәм сатып алу департаменты директоры Фәрхад Сәрвәров булды.
Киләсе ярминкәләр 3 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 октябрь 2018, 14:44