«Турникетларсыз атна» федераль проекты кысаларында шәһәрдә дүртенче тапкыр «Чаллыда эшлә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уза. Программа Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларына экскурсияләр, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү тестларын үз эченә ала.
«Минем Чаллы» төркемендә укучыларның кайсы предприятиедә булырга теләүләрен белү өчен сораштыру үткәрелгән. Сораштыру лидерлары арасында «Челны Холод», ИТ-парк, «Акульчев», «КАМАЗ-Мастер» предприятиеләр һәм шәһәр мэриясе бар.
«Ышаныч» комплекслы социаль-ярдәм үзәге җинаять-башкару инспекциясе белгечләре белән берлектә үз карамагындагы балалар өчен ИТ-паркка һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.
Үзенчәлекле һәм стильле интерьерлы заманча бина экскурсантларны таң калдырды. Балаларга әлеге уникаль мәйданчык эше турында сөйләделәр. Яшүсмерләргә үз сайтыңны булдыру буенча мастер-класс үткәрелде.
Экскурсиядә балаларга югары технологияләр өлкәсе белән танышу мөмкинлеге булды. Аларның сүзләренә караганда, биредә үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар һәм аны технология үсешендә кулланачаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 октябрь 2018, 10:05