"Нур" яшьләр үзәгендә "Сәламәт принцип" профилактик чаралар комплексы проектына старт бирелде. Ул яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында 4 конкурс чарасы узачак:
1. Интеллектуаль-танып белү уены «Көчле рух» (октябрь 2018 ел);
2. “Сәламәт аккаунт” блогы (ноябрь-декабрь 2018 ел);
3. Сәламәт яшәү рәвешен саклауга чакыручы листовкалар әзерләү конкурсы (2019 елның гыйнвары-март айлары);
4. "Сәламәт бал” бию марафоны (2019 елның апрель-май айлары).
Әлеге уеннарны үткәрүнең төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора. Проектка старт «Көчле рух» интеллектуаль танып-белү уенына бирелде. Анда 23 команда алтышар кеше катнашты. Анда 8 мәктәп, 11 урта махсус уку йорты һәм 4 югары уку йорты тәкъдим ителде. Белем бирү процессы барышында балалар 13 спорт һәм интеллектуаль биремне үтәделәр.
Уен 3 этапта узды: мәктәп, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары укучылары командалары арасында.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
шәһәр мәктәпләре арасында
1 урын - «Адреналин» командасы (10 нчы мәктәп);
2 урын - СССР командасы (58 нче урта мәктәп);
3 урын - «Комета» командасы (40 нчы мәктәп);
4 урын - «Яңа буын» командасы (34 нче мәктәп);
5 урын – «МТС» командасы (25 нче урта мәктәп);
6 урын – «Экстрим» командасы (45 нче урта мәктәп);
7 урын – BTS командасы (41 нче мәктәп);
8 урын – «Вита» командасы (56 нчы мәктәп).
урта махсус уку йортлары арасында:
1 урын – «1873» командасы (КИУ НЧФ көллияте);
2 урын – «Спортики» командасы (НФ «ПовГАФКСиТ»);
3 урын – «Юристлар» командасы (КИУ НЧФ көллияте);
4 урын – «Ласточка» командасы (КИУ НЧФ көллияте);
5 урын – «Коткаручылар» командасы (КамТЭК «ЧПОУ»);
6 урын - «Импульс» командасы (В. Д. Поташов исемендәге техник көллият);
7 урын – «Имею право» командасы (НЧФ КИУ көллияте);
8 урын – Позитив» командасы («КамСК Е. Н. Батенчук ис. »);
9 урын – «Стрела» командасы (КИУ НЧФ көллияте);
10 урын– Google командасы (КИУ НЧФ көллияте);
11 урын – «Кояш» волонтерлар отряды («Яр Чаллы медицина көллияте»).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 14:28