Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

19 октябрь көнне 13:30да «Нур» яшьләр үзәгендә яшь галимнәрнең көзге мәктәбе узачак. Чара шәһәрнең яшьләр арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыруга һәм фәнни оешмалар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән. Автокала студентлары өчен программа кысаларында команда туплау, фәнни эшләр язу үзенчәлекләре, идеяләр тудыру һәм аларны тормышка ашыру, студентларның академик мобильлеген үстерү юнәлешләре буенча мастер-класслар узачак.

Мәктәп эшендә Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларыннан 100гә якын студент катнашачак.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 16:32