Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйрүзә Янур кызы Зарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул Башкорт АССРның Иске Карагыш авылында туа. Сугыш елларында туган колхозында эшли. 1943 елда Свердловск өлкәсенә торф эшләренә җибәрелә.

Сугыштан соң Краснохолмский бистәсенә кайта, анда пенсиягә чыкканчы буфетта эшли. 2003 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Фәйрүзә Янур кызы өч бала тәрбияләп үстерә, биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев, район ветераннар Советы рәисе Светлана Ивашкина, ТИҮ рәисе Надежда Чернышова да кушылды.

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 17:17