Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте белгечләре Урман күле территориясендә «Яшәү – миссия!» дигән спорт һәм интеллектуаль ярышлар оештырдылар. Чара, ел саен үткәрелә торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясенең наркотикларга каршы профилактик чаралар конкурсы кысаларында узды. Ул ике өлештән тора: интеллектуаль һәм спорт. Анда көллиятнең беренче курс студентлары катнашты.

Жюри әгъзалары җиңүче итеп өч команданы билгеләде, алар мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде. Спорт ярышларында иң яхшы шәхси нәтиҗәләр күрсәткән студентларга грамоталар тапшырдылар.

Чәршәмбе, 3 октябрь 2018, 11:33