Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Регина Каюмова «2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Чаллы кызы 202 катнашучы арасыннан финалистларның берсе булды. Җиңүчене ачык онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр. Россия Милли китапханәсе сайтында (Санкт-Петербург шәһәре) «Ел китапханәчесе 2018» һөнәри конкурста катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Шәһәрдәшебез өчен 8 октябрьгә кадәр әлеге сылтама буенча http://nlr.ru/nlr_pro/competition/bibl2018 кереп, тавыш бирергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 6 октябрь 2018, 15:11