"Энергетик” мәдәният сараеның зур залында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында “Халыклар дуслыгы – тынычлык нигезе” дигән тематик концерт булды. Чарада шәһәрнең Комсомол районы мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.
Тамашачыларга "Җир балалары – Сугышсыз дөнья", "Миллионнарча тавыш" фильмнарын күрсәттеләр. Шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы – халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау һәм ныгыту, дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне үстерү максатыннан булдырылган халыкара оешманың барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 16:39