Казанда төп студентлар оешмасы конференциясе узды. Анда Яр Чаллы дәүләт педагогия унивеситеты, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технологик институты, КФУның Яр Чаллы институты һәм Шәһәр студентлар советыннан 36 студент катнашты.
Делегацияне Шәһәр студентлар советы рәисе, ТИСБИ студенты Давид Арушанян җитәкләде. Лига президенты постына өч кеше тәкъдим ителде: Азат Кашапов – КФУ магистратурасы студенты; Руфат Кыямов – КФУ магистратурасы студенты; Александр Увакин – КДЭУ магистратурасы студенты.
Претендентлар Татарстан студентлары белән эшләү стратегиясен тәкъдим итте һәм залда утыручылар алдында чыгыш ясады.
Сайлау нәтиҗәләре буенча Руфат Кыямов 258 тавыш җыеп җиңүгә иреште. Азат Кашапов- 94 тавыш, Александр Увакин 46 тавыш җыйды. Яңа Президент – Руфат Кыямов КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистранты, 2018 елда "КФУның ел студенты” премиясе җиңүчесе, иҗтимагый эшчәнлектә тәҗрибәсе зур.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 16 сентябрь 2018, 09:46