Шәһәрдә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында эшләр дәвам итә. Ремонт объектларының берсе – Татарстан урамы. Биредә эшләр 60% ка башкарылган. Бу участокта чаллылыларны нинди үзгәрешләр көтүе турында Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов сөйләде.
Ремонтлана торган участокның озынлыгы - 1,64 кмны тәшкил итә. Биредә юл катламына һәм тротуарларга ремонт ясала, коймаларны, монолит бордюр ташын урнаштыру эшләре бара.
Урам буенча 54 ут баганасы һәм 68 яктырткыч урнаштырылачак, биш тукталыш павильоны төзекләндереләчәк.
Юллар бетоннан эшләнә, аннары тигезләүче түбән һәм югары катлам җәелә:«Татарстан урамындагы тигез катлам кайбер урыннарда 18 сантиметрга кадәр җитә. Түбән катлам 7 см, югары катлам 5 см калынлыгында булачак», – дип билгеләп үтте Руслан Ибраһимов.
Шулай ук бу урамда сигез җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк, шуларның өчесе светофорсыз була. Аларына өстәмә юл билгеләре, яктылык куелачак һәм тамгалар ясалачак. Моннан тыш, аларда автомобильчеләр тизлеген мәҗбүри рәвештә киметү өчен ясалма юл тигезсезлекләре булдырылачак. Шамил Усманов урамы белән Татарстан урамнары киселешендәге юл чаты норматив халәткә китереләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 сентябрь 2018, 15:45