Татарстанда РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылган Халыкара коррупциягә каршы реклама конкурсы үткәрелә.
Катнашучылар “Бергә коррупциягә каршы!" темасына плакатлар һәм видеороликлар форматында социаль реклама әзерләргә тиеш. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз эшләрен тәкъдим итә ала. Эшләр 19 октябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында http://www.anticorruption.life/ кабул ителә.
Конкурс эшләрендә җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнары, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте яктыртылырга тиеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә – 9 декабрьдә үткәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 14:20