Чаллыда яшьләр-үсмерләр клублары командары арасында Александр Васильевич Скибага багышланган футбол буенча ел саен үткәрелүче турнирның финал уеннары үтте.
Финалга «Юность» һәм «Исток» командалары чыкты. Йомгаклау матчында бу ике команда арасыннан – Виктор Дюжиков җитәкчелегендә шөгыльләнүче «Юность» җиңү яулады.
Командага кубок, диплом, 3 мең сумга сертификат һәм аның һәр уенчысына медальләр тапшырылды. Ярышларда барлыгы төрле яшь категорияләрендәге 10 команда катнашты: «Факел», «Вега», «Альтаир», «Импульс», «Бригантина», «Исток», «Огонёк», «Чайка», «Смена», «Юность».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 сентябрь 2018, 08:43