«Нур» яшьләр үзәгенең «Ю.ТА» вокал студиясе укытучысы Айзилә Вахитова «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате халыкара фестиваль-конкурсының беренче премиясе лауреаты исемен яулады. Шәһәрдәшебез 15-22 яшь категориясендә «Халык җыры» (соло) номинациясе буенча лауреат исеме алды. Чара республика башкаласында 28-30 августларда Республика һәм Казан шәһәр көннәрен бәйрәм итү кысаларында оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 август 2018, 16:38