Бүген Курск сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Автозавод районы ветераннары Әхәт Саин улы Борһанов һәм Сәрмәдия Зөлкәрнәй кызы Шариязданова Курск өлкәсе администрациясеннән котлау открыткасы һәм районның ТИҮнән азык-төлек продукциясе белән бүләкләнделәр. Чаллылылар 1943 елның 5 июльдән 23 августка кадәр дәвам иткән Орлов-Курск сугышында катнашалар. Ветераннарны Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 09:45