Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Изге бәйрәм – Корбан Гаете уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!
Үзенең күпьеллык тарихында бу изге бәйрәм яхшылык һәм миһербанлык бәйрәме булып тора, кешеләрне рухи чистарынуга өнди, кешелекнең асыл кыйммәтләрен аңларга өйрәтә, тынычлыкка омтылучы мөселманнарны берләштерә.
Безнең күпмилләтле шәһәребездә дини йолаларга һәрвакыт хөрмәт белән карыйлар. Бүген Яр Чаллы мөселманнары, ата-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, Корбан бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәмнең сөенечен мохтаҗлар белән бүлешәләр. Бу бәйрәмнең төп мәгънәсе дә шуннан гыйбарәт.
Корбан бәйрәмендә укылган догалар сезгә изге гамәлләр кылырга көч өстәсен, киләчәккә яхшы өметләр уятсын, җаныгызга тынычлык һәм куаныч иңдерсен.
Изге бәйрәм уңаеннан барчагызга да чын күңелдән бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлар телим!
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!
Н.Г. Мәһдиев,Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 август 2018, 06:05