Иртәгә, 10 августта, Төзүчеләр көне хөрмәтенә бәйрәм узачак. Традиция буенча ул 16:30 да «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда Е.Н. Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак һәм Яр буе паркында дәвам итәчәк.
Аннан соң мәйданда 17:00 сәгатьтә төзелеш индустриясе үз эшен башлап җибәрәчәк. 18:00 сәгатьтә чараның рәсми өлеше башлана. Анда төзелеш өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнәчәк.
Моннан тыш, бәйрәм чарасында Гүзәл Уразова һәм Dr. Alban чыгыш ясаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 август 2018, 14:19