Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 5 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан укучылары «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруда катнаша. Иң яхшы проект авторлары республиканың кадрлар резервына кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

22-24 июль көннәрендә Казанның «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика проект мәктәбе эшләде. Анда Казан, Чаллы, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт һ.б. шәһәрләрдән 14-17 яшьлек 100дән артык мәктәп укучысы катнашты. Бу – Стратегик башлангычлар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруның икенче этабы. Татарстанда әлеге проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән тормышка ашырыла.

Өч көн дәвамында балалар проект иҗаты серләрен үзләштерде, тренинглар узды, Татарстанда яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлары белән таныштырды. Алар үз проектларында куркынычсыз шәһәр төзү, медицина тикшерүен камилләштерү, мәдәниятне үстерү, экологик хәлне яхшыртуда үз идеяләрен тәкъдим итте. Пректларның күбесе белем бирүгә багышланган иде. Мәктәп укучылары күпфункцияле өстәмә белем бирү мәктәбе ачарга, мәктәп лидерлары берләшмәсен төзергә һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу өчен Art-хәрәкәт башлап җибәрергә тели.

Мәктәптә катнашучылар ел дәвамында үз проектларын әзерләячәк, республика җитәкчеләре: министрлар, мэрлар һәм төрле компания башлыклары аларның остазлары булачак. Иң яхшы проект авторларына «Наставник» форумында (Мәскәү) һәм «Сириус» Белем бирү үзәге (Сочи) сменасында катнашу мөмкинлеге тудырылачак һәм алар республиканың кадрлар резервына кертеләчәк.

Татарстан Республикасы быелдан сынау режимында Стратегик башлангычлар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» инициативасы гамәлгә ашырыла торган Россиянең 7 субъекты арасына керде. Талантлар Университеты - Республика территориясендә инициативаны гамәлгә ашыру буенча проект офисы, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектның Татарстандагы кураторы итеп билгеләнде.

 http://tat.tatar-inform.ru

Пәнҗешәмбе, 26 июль 2018, 14:05