Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 5 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 704 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 000 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2410 эш урыны барлыгы турында хәбәр иткән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 541 кеше эшсез дип танылган, шуларның 471 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 97 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

http://mtsz.tatarstan.ru/

Пәнҗешәмбе, 26 июль 2018, 13:44