Татарстанда тышкы икътисади әйләнеш 21 процентка арткан. Бүген Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов шул хакта белдерде.
«Татарстанда тышкы икътисади эшчәнлек — 21, товарларга чыгарылган декларацияләр саны – 15, таможня төбәгендә эшчәнлек алып бара торган тышкы икътисади әйләнештә катнашучылар исәбе 9 процентка артты», - диде ул.
2018 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетны 16 миллион сумга тулыландырган.
Таможня хезмәткәрләре экспорт һәм импортның күләме 95әр миллион долларга артуын да билгеләп үтә.
http://tat.tatar-inform.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 июль 2018, 13:27



