Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняков 2036 елда узачак Олимпия уеннарын үткәрү бәйгесендә Петербург яки Казан катнашырга мөмкинлеген белдерде. Ул Казанда спорт инфраструктурасының яхшы булуын әйтте.

«2024 һәм 2028 еллар инде билгеләнгән — уеннар Европа һәм Америкада узачак, 2032 елга исә гаризаны башка кыйтгалар бирә. Минемчә, теориядә без 2036 елгы уеннарга гариза бирү турында сөйләшә алабыз. Бу, әлбәттә, алдагы перспектива, күп нәрсә була ала, шулай да, бүген үк зур спорт чараларын үткәрү мөмкинлеген карый алабыз», диде Поздняков «Интерфакс»ка.

Аның сүзләренчә, уеннарны үткәрүгә элек мондый чара үтмәгән шәһәрләр дәгъва кыла ала.

«Мисал өчен, Петербург яки Казан. Шул ук Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы яхшы, Казан Европа һәм Азияне берләштерә, үзенчә, космополит үзәк булып тора», диде комитет җитәкчесе.

2032 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашу өчен гаризаны 2024 елда, 2036 елгы Олимпия уеннарына 2028 елда бирергә кирәк булачак.

https://www.azatliq.org

Пәнҗешәмбе, 19 июль 2018, 15:44