Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

“Олимпиада-2020”нең Оештыру комитеты җәйге Олимпиада һәм Паралимпиада уеннарының рәсми талисманнарының исемнәрен атады.

Талисманнарга исемнәр узган елның декабреннән агымдагы елның февраленә кадәр тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Тавыш бирүдә Япониядә һәм илдән читтә яшәүче кече яшьтәге укучы япон балалары катнашты.“Мирайтова” ике япон сүзеннән тора: «мирай» («киләчәк») һәм «това» («мәңгелек»). “Сомэйти” сакураның «сомэйесино” (“чия патшасы”) сортыннан килеп чыккан сүз. Инглиз телендә “so mighty” гыйбарәсе “ул шундый куәтле” дигәнне аңлата.

Җәйге Олимпиада уеннары - 2020 елның 24 июленнән 9 августка кадәр, Паралимпиада 25 августтан 6 сентябрьгә кадәр Токиода үтәчәк.

https://kiziltan.ru

Сишәмбе, 24 июль 2018, 07:57