Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Таҗикстанның көньягындагы Куляб шәһәрендә республика тарихында рекордлы авырлыкта сабый туган — ул 8 килограммга җиткән. Табиблар белдерүенчә, тугач та бала нәкъ шул авырлыкта булган, ә дүрт сәгатьтән 800 граммны югалткан. Туу процессы әни өчен дә, сабый өчен бик авыр булган, шулай да алар хәзер үзләрен яхшы хис итә. 

Малай симерү белән интекми, ул бары тик зур булып туган. Шәһәр хакимиятендә балага бушлай медицина ярдәме биреләчәк, ә бала тудыру йортыннан чыккач, аңа социаль ташламалар каралачак, дип белдергәннәр.

http://maydan.tatar/8-kilogrammly-bala-tugan/

Сишәмбе, 24 июль 2018, 10:03