Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Росстат 2036 елга Россиядә халык саны 157 миллионга җитәчәк дип фаразлый. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Демографик фаразның узган елгы версиясе белән чагыштырганда, бу өч миллионга артыграк. Халык саны мигрантлар исәбенә генә түгел, табигый үсеш хисабына да артачак.

Белгечләр фикеренчә, 2035 елга елга табигый үсеш елына 349 мең кешегә җитәчәк. Моннан тыш, Россиягә ел саен 0,5 миллион мигрант килергә тиеш.

Бу Россия 2025 елга кадәр исәпләнгән Демографик сәясәт концепциясендә һәм 2017 елда кабул ителгән «Сәламәтлек саклау тармагын үстерү» программасында куелган максатларга ирешәчәк дигән сүз. Соңгысы гомер озынлыгын арттыру һәм үлем-китемне киметүне күздә тота.

https://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 24 июль 2018, 09:52