Быел Татар яшьләре көннәре 23-27 июль көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә Россия Федерациясе 33 төбәгеннән 150 делегат катнашу көтелә.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Әлеге дәресләрне ТР халык артисты-Миңгол Галиев, тарих фәннәре докторы- Гамирҗан Дәүләтшин, ТР халык артисты-Луара Шакирҗанова, филология фәннәре докторы-Николай Максимов һәм башкалар алып барачак. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.
Әлеге чара кысаларында яшьләр үзләренең тәҗрибәләре белән питчинг-сессияләр, түгәрәк өстәлләр форматында гына уртаклашып калмый. Алар үз проектларын Татар яшьләре көннәре программа кысаларында үзләре оештырып карый алалар. Мәсәлән, «Татар егете», «Татар кызы», «Ел татары», төрле тренинг, мастер-класслар кебек чараларның катнашучылар тарафыннан оештырып килүе матур традициягә әверелде. Әлеге формат яшьләргә фикердәшләреннән, милләттәшләреннән бәяләмә, кайтаваз алырга ярдәм итә. Шулай ук, 7 ел дәвамында оештыру комитеты регионнарда чынга ашырылган иң яхшы проектларны җыентык итеп чыгара.
http://mdms.tatarstan.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 июль 2018, 18:19



