Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта Тимур Сөләйманов үзе сөйләде.

“Әле рәсми рәвештә игълан ителмәгән, әмма бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Рәсми рәвештә чыккан мәгълүматны көтәбез”, - диде Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, аның белән көчле команда эшли. “Без хәзерге вакытта “Сәләт” командасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Биләрдә зур форумны оештырабыз. Шуңа күрә рәсми рәвештә форумнар үткәннән соң әйтелер.  Аллага шөкер, командабыз бар. “Сәләт” яшьләр үзәге дә көчле. Аның җитәкчесе – Айгөл Габдрахманова. Без бердәм булып эшлибез һәм шулай эшләвебезне дәвам итәчәкбез дә”, - ди Тимур Сөләйманов.

“Әгәр дә мине министр урынбасары итеп билгеләсәләр, яшьләр оешмаларын, яшьләр министрлыгының стратегиясен, аның концепциясен, халыкара мөнәсәбәтләрне һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләләрен булдырыр идем, мәгълүмат һәм аналитика да минем вазифаларыма керер иде”, - дип җавап бирде Тимур Сөләйманов. 

https://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 24 июль 2018, 08:51