Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы осталары ясаган кареталар Россия һәм Якын чит илләрдә 17 еллап кулланыла инде. Әлеге уникаль фирмага нигез салучы Эдуард Сәхбиев компаниянең шушы вакыт эчендә 400 ләп экипаж ясавы турында белдерде.

Хәзер чаллылылар халыкара дәрәҗәгә чыктылар. Кечкенә атларга яраштырып ясалган «Лилия пони» исемле карета Нидерланд королевасының рәсми кучеры Armando Fluit күңеленә хуш килгән. Голландия клиенты беренче каретаны өч ел элек сатып алган булса, күптән түгел ул шундый ук модельне ясарга заказ биргән.

Хәзер королева кучерының гаражында Чаллыда эшләнгән ике карета тора. Аларның һәрберсе заказчыга ярты миллион сумга төшкән, ә осталар аны ай ярымнан вакыт эчендә ясаган. Әлеге экипаж 400 килограмм тирәсе авырлыкта.

http://maydan.tatar/

Фото: http://www.kareta.com.ru

Дүшәмбе, 23 июль 2018, 21:05