Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр итүенчә, минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү өчен Хөкүмәтнең резерв фондыннан төбәкләргә 36 миллиард сум бүленәчәк. Бу турыда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев белдергән.

“Без төбәкләр өчен әлеге теманың әһәмиятле булуын беләбез. Алар бу мәсьәләне җиңел генә хәл итә алмый. Мин минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруны күз алдында тотып әйтәм”, - дигән Дмитрий Медведев Русия Федерациясе Советының Палата советы әгъзалары белән очрашуында.Дмитрий Медведев әлеге мәсьәләдә төбәкләргә, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәген әйткән. “Әлеге максатларга Хөкүмәтнең резерв фондыннан 36 миллиард сум бүлдек инде. Мин документка кул куйдым, әмма арытаба да өстәмә финанслау турындагы мәсьәлә буенча эшләячәкбез”, - дигән ул.

https://kiziltan.ru

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 16:54