Татарстан 2018 елның гыйнварыннан июненә кадәр федераль бюджетка 233,7 млрд сум акча күчергән. Әлеге саннарны Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы Марат Сафиуллин финанс, казначейлык һәм салым органнарының 2018 елның I яртыеллыгы катнаш бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча киңәшмәдә әйтте.
“Татарстан консолидацияләнгән бюджетына беренче яртыеллыкта 114,5 млрд, федераль бюджетка 233,7 млрд сум акча керде», — дип сөйләде Сафиуллин.
Ул процент чагыштырмасында салымнарның федераль бюджетка юнәлдерелгән өлеше быел 67 процент булуын әйтте. Калган 33 проценты республиканың консолидацияләнгән бюджетына күчкән.
Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы шул ук вакытта барлык түләүләрнең 60 проценты нефть табучы һәм нефть сервисы оешмаларына туры килүен җиткерде.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 июль 2018, 16:29



