Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 13 июльдә, Җир халкы Кояшның супер Ай белән тотылуын күрәчәк. Мондый сирәк очрый торган күренешне Австралия, Яңа Зеландия, Антарктидада Кейси станциясендәге галимнәр күзәтә алачак. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ай белән Кояш арасы 357 430 км булачак. Кояш тотылу җирле вакыт буенча 13.20 сәгатьтә башланып, Австралиядә күзәтүчеләр өчен Ай Кояш өслегенең 3,5 процент өлешен каплаячак. Яңа Зеландиядә Кояш 0,07 процентка, Антарктидада 20 процентка капланачак. 

Соңгы тапкыр мондый күренеш 1974 елда булган. Киләсе очрак 2080 елда гына күзәтеләчәк.

https://tatar-inform.tatar

Җомга, 13 июль 2018, 09:30