Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә милли һәм челтәрләр эчендәге роумингны бетерү турындагы канун проектын беренче укылышта ук кабул итте.

Узган елның июнь аенда әлеге документны башында Сергей Миронов торган «Гадел Россия» фракциясе әгъзалары эшләгән иде.

Парламентарийлар белдерүенчә, канун проектының максаты — Россиянең кайсы өлкәсендә булуына карап элемтә хезмәте өчен тарифларның үзгәртеп, арттырылып түләнүен бетерү. Алар фикеренчә, роуминглы элемтә илдә бу хезмәтне бар кеше дә куллана алу мөмкинлегенә комачаулык итә һәм элемтә операторлары өчен ул бары тик өстәмә керем булып тора, дип яза «РИА Новости».

maydan.tatar

Пәнҗешәмбе, 12 июль 2018, 10:08