Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе – Көньяк Уралда. Экологик сәяхәтнең дүртенче көнендә анда катнашучылар "Таганай" милли паркында булдылар.

"Таганай – Көньяк Уралдагы альпинизм ватаны. Бирегә спортчылар да, һәвәскәрләр дә килә. Парк территориясендә экологик сукмак урнашкан, анда әлеге төбәкнең үсемлекчелек һәм хайваннар дөньясы белән танышырга була", – дип хәбәр итте экспедициядә катнашучы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгече Илшат Гобәйдуллин. Чиләбе өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан милли парк Европа белән Азия чикләшкән урынга тоташа. Саклана торган территория 568 м2 мәйдан биләп тора.

Исегезгә төшерик, экспедиция 1 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә старт алды һәм 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ватандашларны табигатькә экологик җаваплы карау, табигатьне беренчел халәтендә саклау, эчке экотуристлыкны үстерү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.

http://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1237021.htm

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 08:28