Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 52% ы Россиядә укучыларның белемнәрен бәяләү системасын гадел дип саный һәм гаделсезлекнең нәкъ БДИ ярдәмендә кимүен белдерә.
“Бердәм дәүләт имтиханы институты инде Россиядә һәркемгә аңлашыла, ул ел саен үткәрелә торган гадәти күренешкә әйләнеп бара. Дәүләт һәм җәмәгатьчелек арасында аңлашу бар, гражданнарның фикере һәрдаим исәпкә алына, экспертлар берләшмәсе белән дә эш алып барыла. Моның ачык мисалы буларак, БДИна тәнкыйть белдерелгән һәм тискәре караш уяткан тест өлешен бетерүне әйтергә була. БДИ кертелгәннән бирле аның форматы һәм эчтәлеге җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып байтак кына үзгәртелде. Аның бүгенге көндәге варианты гражданнар тарафыннан уңай кабул ителә” – диде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.
2018 елда БДИна ышаныч челтәре һәм кайнар челтәргә шалтыратуларга нәтиҗәләрдән күренгәнчә, ата-аналар бердәм дәүләт имтиханына карата кискен кимчелекләрне белдерми. Төп сораулар бүгенге көндә 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен үткәрелгән йомгаклау аттестациясенә карата. Һөнәри берләшмәләр тарафыннан бу система гадел дип бәяләнә һәм ул гражданнар фикерен исәпкә алып киләчәктә тагын да камилләштереләчәк.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 57% ы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсендә илнең иң ерак почмакларында яшәүче сәләтле балалар дәрәҗәле югары уку йортларына укырга керү мөмкинлегенә ия булдылар дип саныйлар. Хәзерге вакытта имтиханда югары балл алганнарның күбесе үз төбәгендә калып, андагы эре югары уку йортына керүне өстенрәк күрә.
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1237189.htmПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 18:08




