Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның эшендә шәһәрнең 15 оешмасыннан кадрлар бүлеге белгечләре катнашты. Алар арасында ҖЧҖ “Клининг Рент”, ШЭ Гатауллин М.Р., ҖЧҖ “ҖКФ “Камспецторг”, ҖЧҖ “ПиДжей Кама”. ЯАҖ “Салават күпере санаториясе”, ПАҖ КАМАЗ “Автомобиль заводы”, ҖЧҖ “Домкор Проект”, “Кама Лизинг+” барлыгы 115 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр.

Ихтыяҗ булган эш урыннарыннан: слесарь-ремонтчы, сыйфат тикшерүчесе, КИПиА көйләүчесе, төяүче, аш бүлмәсе эшчесе, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы, автомобиль йөртүче, слесарь-җыючы, термист, лаборант, кондуктор, почтальон, транспортерщик, вахтер, техник хезмәткәр һәм башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үтү вакытына анда барлыгы 5900 буш эш урыны теркәлгән иде.

Эш бирүчеләргә “дискриминация чикләүләрен үз эченә алган мәгълүматны таратуны тыю” турында буклетлар тапшырылды. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы һәм хезмәт базарында теркәлгән программалар турында да сөйләнелде. Ярминкәгә 115 кеше килде, шуның 22 сенә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.

http://mtsz.tatarstan.ru/tat

Җомга, 6 июль 2018, 13:36