Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов 2018 елда узган Бердәм дәүләт имтиханы һәм Бөтенроссия тикшерү эшләренең төп нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта ул РФ субъектлары Башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе барышында җиткергән, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
«Имтиханнар тоткарлыкларсыз үтте. Нәтиҗәләр барлык предметлар буенча да узган елгы дәрәҗәдә диярлек. Бу - имтиханның тотрыклы булуы хакында сөйли», - диде Сергей Кравцов.
Ул БДИ үткәрүгә җәлеп ителгән кадрларны укытуга аерым игътибар бирергә кушты.
«Без имтихан материалларын интернет челтәре аша тапшыру моделен эшлибез. Әлеге технология моңа әзер төбәкләрдә чикләнгән күләмдә кулланылачак», - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.
2019 елда IV, V, VI сыйныфларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу мәҗбүри, ә VII һәм VIII сыйныфларда ирекле булачак. 2020 елда ул VII-VIII сыйныфлар өчен дә мәҗбүригә әверелә.
Сергей Кравцов сүзләренчә, Бердәм, Төп имтихан һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре барлык бәяләү процедураларының бердәм мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Һәр мәктәп өчен әлеге мәгълүмат системасында шәхси кабинет булдырылачак. Ул чакта мәктәпләр бу нәтиҗәләр белән танышып тора алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 7 июль 2018, 14:48
