Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

XVIII Федераль Сабан туеның программасы мәгълүм. Быел илнең төп Сабан туе Чабаксар каласында иртәгә, ягъни 7 июльдә уза. Чабаксар шәһәре порталы хәбәр итүенчә, бәйрәм чаралары бүген үк башланып китәчәк. 

Бүген, 6 июльдә, 18.00 сәгатьтә кунаклар Татарстан сәнгать осталары һәм Чуваш дәүләт опера һәм балет театры артистлары концертын карый алачак. 

Иртәгә, 7 июльдә, 11.30 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән Чабаксарның Кызыл мәйданында Сабан туе башлана. Биредә төп сәхнә урнаштырылган. 

12.10 сәгатьтә Сабан туеның рәсми ачылышы булачак. Анда Татарстан һәм Чувашия лидерлары чыгыш ясар дип планлаштырыла. 

12.30 сәгаттә Татарстан артистлары һәм иҗат коллективлары концерты башлана. 

16.00 сәгатьтә - Көрәш батырларын бүләкләү, Федераль Сабан туе символы булган "Тулпар ат"ны федераль Сабан туен киләсе елга уздырачак шәһәргә тапшыру. 

https://tatar-inform.tatar

Җомга, 6 июль 2018, 17:04