Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга киңәш итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якшәмбе, 8 июльдә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак. Урыны белән бозлы яңгыр да яварга мөмкин.

Көчле җил вакытында балконнан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән предметларны алып куярга һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Шулай ук йорт стенасы янында торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер яки башка материаллар төшәргә мөмкин.

Көчле җил булган очракта, электр линиясе челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормау сорала. Бу очракта якындагы подъезга яки подвалга качарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңгыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

https://tatar-inform.tatar

Шимбә, 7 июль 2018, 20:01